Библиотечно-информационный центр № 1

Без – Тукай оныклары (0+)

Тукайның балалар өчен язылган шигырьләре бездә туган телгә, туган якка, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне – 26 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без – Тукай оныклары» исемле әдәби сәгать узды.

Балалар шагыйрьнең авыр һәм катлаулы балачагы турында белде. Шуңа да карамастан Тукай бик тырыш һәм зирәк бала булып үсә. Кыска гына гомере эчендә ул туган як матурлыгын җырлаучы бик күп шигырьләр, кызыклы әкиятләр язып, мирас итеп калдыра. Балалар шагыйрьнең китаплары белән танышты, «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, Тукай әкиятләре белән алар тәрбияче апалары, әниләре һәм әбиләре укуы аша таныш булулары турында әйтте. Нәни китап сөюче дусларыбыз табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, «Тукай әкиятен җый» уенында актив катнашты. Чара азагында шагыйрьнең матур, төсле китапларын карадылар.