Библиотечно-информационный центр № 1

«Йолдызчыда кунакта»: космик сәяхәт (0+)

Космонавтика көне - 12 апрельдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Йолдызчыда кунакта» дигән космик сәяхәт уздырды. 

Балалар космик сәяхәткә юл тотты, планеталар белән танышты, ни өчен төн җитүе һәм ел фасылларының алышынуы, ни өчен йолдызлар балкуы, ай һәм йолдызлар турында белде. Шулай ук укучылар табышмаклар чиште, Кояш системасында планеталар исемнәрен һәм урнашу тәртибен истә калдырырга ярдәм иткән космик зарядка ясады. Очыш вакытында «Җир, күк», «Йолдызлар муенсасы», «Оча – очмый» уеннарында катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара азагында йолдызчы турында әкиятне тыңлады, космос турында китапларны карады.