Библиотечно-информационный центр № 1

«Шарль Перроның тылсымлы илендә»: әдәби уен (0+)

24 гыйнвар көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Шарль Перроның тылсымлы илендә» дигән әдәби уен үткәрде. 

Балалар әкиятченең тормыш юлы белән танышты, «Яраткан геройлар» викторинасында катнашты, табышмаклар чиште, «Табышлар бюросы», «Көлсылуга ногытны аерырга ярдәм ит», «Үзгәрешләр» уеннарында катнашты. «Балга җыенабыз» уены аеруча җанлы һәм кызыклы узды, анда балалар бик теләп Көлсылу роленә кереп карады.

Чара азагында балалар «Спящая красавица» мультфильмын карады. Бу көнне нәни китап сөючеләр яхшы кәеф, шатлык-куанычлар һәм онытылмас кичерешләр алып кайтып китте.