Библиотечно-информационный центр № 1

Күңел күңел белән сөйләшкәндә (18+)

7 декабрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Күңел күңел белән сөйләшкәндә» дигән кичә әзерләде һәм үткәрде. Чара башында бәйрәм белән җылы котлау сүзләре, ныклы сәламәтлек теләкләре яңгырады. Кичәнең темасы илһам чыганагы булып хезмәт итүче даһилар алиһәсе булды. «Бөекләр алиһәсе» электрон презентациясе кунакларга танылган шагыйрь һәм язучыларны үлмәс әсәрләр язарга этәргән хатын-кызлар тарихлары турында бәян итте. М.Твен, А.Дюма, Д.Лондон, Ж.Верн, О. Бальзак, С.Дали һ.б.ларның яраткан хатын-кызлары турында белү бик кызыклы булды. Күнекмә өчен уеннар, «Хатын-кыз зирәклеге серләре», «Хатын-кыз логикасы» бәйгеләре үткәрелде.  

Чара җылы һәм дустанә рухта узды. Кичә традицион чәй эчү һәм һәрберсенә зур булмаган бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.