Библиотечно-информационный центр № 1

Китапханә дусларын чакыра (0+)

29 ноябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китапханә дусларын чакыра» экскурсия үткәрде. Алар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, китапханә һәм китапларны куллануның төп кагыйдәләре белән танышты. Балалар «абонемент», «уку залы», «формуляр» кебек төшенчәләрне, һәр китапның китап киштәсендә үз урыны булуы һәм һәркем үзе эзләп табып, алып укый алсын өчен, аның кайда булырга тиешлеге турында белде. Уку залында нәни китап сөючеләр матур рәсемле энциклопедияләр, журналлар белән танышты. «Гаҗәеп әкиятләр» викторинасы балалар өчен мавыктыргыч булды, алар анда әкиятләр дөньясында үз белемнәрен күрсәтә алды.