Библиотечно-информационный центр № 1

«Автомобиль гиганты - КАМАЗ!» (12+)

15 ноябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен «Автомобиль гиганты - КАМАЗ!» дигән туган якны өйрәнү экскурсиясе узды. Чара кысаларында катнашучылар Кама автомобиль заводының тарихы һәм бүгенге көне турында мәгълүмат алды. Төп җыю конвейеры буенча виртуаль экскурсия кылдылар. Алып баручы «КАМАЗ-мастер» командасы һәм илебез юлларындагы гадәти булмаган киләчәк машиналары – пилотсыз автомобильләр, водоробуслар турында сөйләде.