Библиотечно-информационный центр № 1

«Син һөнәр сайлыйсың» дигән һөнәри ориентация сәгате (12+)

12 мартта 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Син һөнәр сайлыйсың» дигән һөнәри ориентация сәгате уздырды.

Һөнәр сайлау һәр кешенең тормыш юлында иң җаваплы һәм катлаулы адым. Һөнәрләрнең күптөрлелегенә төшендерү максатында, китапханәче төрле һөнәрләр, сайланган һөнәрнең кызыклы һәм мавыктыргыч, сәләт-мөмкинлекләргә туры килергә, хезмәт базарында аңа ихтыяҗ булырга тиешлеге турында сөйләде. Укучылар «Һөнәрне таны» уен-викторинасы сорауларына җавап бирде, тасвирлаган буенча һөнәрне белде, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, һөнәрләргә синонимнар эзләп тапты. Чарада сөйләнгәннәр «Нинди һөнәрне сайларга?» презентациясе ярдәмендә ныгытылды. Балалар игътибарына һөнәри тематика буенча әдәбият тәкъдим ителде. Чара җанлы рухта узды, укучылар актив рәвештә катнашты.