Библиотечно-информационный центр № 1

«Яхшылык җирдә ятмый»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

5 декабрьдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Гармония» клубы әгъзалары өчен «Яхшылык җирдә ятмый» дип исемләнгән кичә узачак. Чарада җылы сәламләү сүзләре яңгыраячак. Китапханәчеләр бәйрәм кунакларына музыкаль уен программасы тәкъдим итәчәк. Клуб әгъзалары «Игелекләр һәм теләкләр агачы» уенында катнаша алачак. Концерт номерлары белән котларга 18 нче урта мәктәп укучылары киләчәк, «Аҗаган» яшьләр һәм яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр бүләккә открыткалар һәм сувенирлар әзерләячәк. Чара чәй өстәле артында тәмамланачак.