Библиотечно-информационный центр № 1

Җиңелмәс блокада шәһәре

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

26 гыйнварда 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «Җиңелмәс блокада шәһәре» дигән хәтер көне үткәрәчәк. Китапханәче сөйләвеннән балалар блокадалы Ленинградта яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, шулай ук чолгап алынган шәһәрдә яшәүче Таня Савичева кебек нәни ленинградлылар ачлык, салкынлык, үлем белән көрәшкәннәре турында беләчәк. Чарада Ольга Берггольц, Анна Ахматова һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре яңгыраячак. Ахырда балалар «Ленинград блокадасы» видеоролигын караячак һәм ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алачак.