Городская детская библиотека - филиал № 17

«Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара Акция (6+)

6 май көнне 17 нче санлы китапханә Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды.  Мондый чаралар аша Бөек Ватан сугышы турындагы иң яхшы балалар әдәбияты үрнәгендә балаларда һәм яшүсмерләрдә патриотик хисләр тәрбияләргә тырышабыз. Сугыш турында язылган әсәрләрне уку кайвакытта хәтта куркыныч, шулай да, андый фаҗигаләр башка кабатланмасын өчен, аларны уку һәм белү мөһим. Китапханәче Бөек Ватан сугышы турындагы нәфис әсәрләр җыентыкларының берсе булган А.Печерскаяның «Юные герои» исемле китабын укыды. Балалар халкыбыз өчен авыр елларда ата-анасы, апа-абыйлары белән беррәттән Ватанны саклап көрәш юлына баскан яшьтәшләре белән танышты. Уку барышында укучылар хикәяләрне игътибар белән тыңлап утырды һәм геройлар өчен борчылды. Сугыш чоры балаларының каһарманлыгы чарада катнашучыларның йөрәген тетрәндерде: алар актив рәвештә укыганнар буенча фикер алышты, туганнарының батырлыгы турында сөйләде. Чара сугыш турындагы китапларны карау белән тәмамланды.