Городская детская библиотека - филиал № 17

Габдулла Тукай дөньясына сәяхәт (6+)

26 апрель, халкыбызның бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, 17 нче санлы китапханә кадет мәктәбе укучылары өчен Г.Тукай әсәрләре буенча әдәби сәяхәт оештырды.

Г.Тукай зур иҗади мирас калдырды, анда иң әһәмиятле урыннарның берсен туган якка, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган әкиятләр һәм шигырьләр алып тора. Алар балаларда туган йорт, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ менә Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә.

Китапханәче балаларны күренекле шагыйрьнең иҗаты белән кызыксындырып, аның катлаулы язмышы турында сөйләде һәм «Тукайның балачагы» исемле презентация күрсәтте. Шулай ук алып баручы Г.Тукайның балалар яратып укый торган танылган «Кәҗә һәм Сарык», «Су анасы» әкиятләрен укыды, «Шүрәле» мультфильмыннан өзекләр күрсәтте. Балалар үзләренең белемнәрен «Яраткан геройлар» викторинасында сынап карады. Берничә укучы Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, тамашачыларны куандырды.

Чара бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды.