Городская детская библиотека - филиал № 17

«Татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреш тормышы»: мәдәният дәресе (6+)

17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм көнкүреш тормышы» дигән мәдәният дәресе уздырды.

Алып баручы яшь китап сөючеләрне борынгы бабаларыбызның тормышы һәм иҗаты, татар халкының сәнгате һәм декоратив-гамәли иҗаты, борынгы тормыш-көнкүреш әйберләре белән таныштырды. Балалар «Татар халык бизәге» дигән фильм карады. Чара барышында укучылар шәл, калфак, түбәтәй, чүәк, камзул, «Аулак өй» кебек яңа сүзләр белән танышты, уеннар уйнады.