Городская детская библиотека - филиал № 17

«Әйләнә-тирә дөнья зур һәм күптөрле»: әдәби калейдоскоп (6+)

1 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Әйләнә-тирә дөнья зур һәм күптөрле» дигән әдәби калейдоскоп узды. Аның барышында яшь китап сөючеләр гаҗәеп табигать дөньясы белән танышты. 

Алып баручының сөйләгәнен тыңлап, балалар өстәлдәге бүлмә гөлләре турында кызыклы белешмә алды, «Әйләнә-тирә дөньяңны матурла» дигән видеоязма карады. Тышкы кыяфәтләреннән бегония, фиалка, алоэ, яран, каланхоэларны тиз генә тану бик җиңел булмады. Фикер алышу барышында барысы да әлеге чәчәкләр файдалы һәм аларны өй шартларында үстерү мөһим дигән нәтиҗәгә килде. Шулай ук балалар әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт булырга тиешлеге турында искә төшерде, әдәби уеннарда катнашып, күптөрле үсемлекләр дөньясына күз салды. 

Чара балаларга дару үләннәре турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алырга, декоратив үсемлекләрнең гаҗәеп дөньясына кагылырга мөмкинлек бирде.