Городская детская библиотека - филиал № 17

«Татар милли киеме»: туган якны өйрәнү калейдоскобы (0+)

16 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Татар милли киеме» дигән туган якны өйрәнү калейдоскобы узды. Балалар уен формасында татар костюмнары бизәкләре һәм аерым өлешләренең үзенчәлекләре белән танышты.  

Балалар камзул, калфак, читек сүзләренең мәгънәсен ачыклады; татар милли киемнәре рәсемнәре төшерелгән китапларны карады; «Түбәтәй», «Киемне бизибез» уеннарында катнашты. «Айсылуның киемнәре» презентациясе яшь китап сөючеләргә милли киемнәрнең матурлыгын, үзенчәлеген күрсәтте, ә милли костюмнардан курчаклар тукыма һәм бизәкләрне тотып карарга мөмкинлек бирде.