Городская детская библиотека - филиал № 17

«Яшел дөньям – изге йорт»: танып белү уены (6+)

17 нче санлы китапханәдә танып белү уены барышында балалар «Ике турист» дигән сәхнә әсәрен карады һәм туристларның урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклады, кешедән табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт таләп итүче төрле хәлләр буенча фикер алышты.

Укучылар, «Әйләнә-тирәбездә табигать» викторинасы сорауларына җавап биреп һәм «Парын тап», «Оча, йөзә, йөгерә», «Кошлар, балыклар, җәнлекләр» танып белү уеннарында катнашып, әйләнә-тирә мохит, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында үз белемнәрен тикшерде.

Иҗади күзаллауны үстерүгә юнәлдерелгән «Без - артистлар», «Маскировка» бәйгеләрендә укучылар мимика һәм хәрәкәтләр белән кошлар һәм хайваннарны сурәтләде.