Городская детская библиотека - филиал № 17

«Минем Җәлил» иҗади бәйгесе (6+)

Китапханәдә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Минем Җәлил» исеме иҗади бәйге үтте. Бәйгедә мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүче һәм 1-4 нче сыйныфларда укучы 162 бала катнашты. Бәйге «Нәфис сүз», «Рәсем», «Кул эше» номинацияләрендә узды. Бәйге адресына Муса Җәлил әсәрләрен укыганның 107 видеоязмасы һәм шагыйрь әсәрләре буенча эшләнгән 55 эш кабул ителде.