Городская детская библиотека - филиал № 17

«Тылсымчы көз» бәйрәме (6+)

13 сентябрь көнне 17 нче санлы китапханәнең уку залында иң матур ел фасылларының берсе – көзгә багышланган чара узды.

Бәйрәмгә мәктәп укучылары чакырылган иде. Балалар янына кунакка Көз Патшабикә килде. Ул укучыларга әлеге матур ел фасылы турында сөйләде, көз турында табышмаклар әйтте. Балалар чараның башыннан ахырына кадәр активлык күрсәтте: шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, җырлар җырлады, төрле уеннарда катнашты. Китапханә кунакларына «Бел әле!», «Бакчада ни үсә?», «Артыгын тап» кебек бәйгеләр аеруча ошады. «Кайнар бәрәңге» һәм «Көзге миниатюралар театры» уеннарында исә балалар үзләренең артистлык сәләтләрен күрсәтә алды.

Бәйрәм азагында укучылар үзләренең матур чыгышлары белән сокландырды. Шулай ук алар «Алтын көз» исемле китап күргәзмәсе белән танышты.