Городская детская библиотека - филиал № 17

«КамАЗ – шәһәребезнең горурлыгы» Танып-белү сәгате (0+)

13 сентябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «КамАЗ – шәһәребезнең горурлыгы» исемле танып-белү сәгате узды.

Чара Яр Чаллы шәһәре гимнын тыңлау белән башланды. Китапханәче балаларны Кама Автомобиль Заводы һәм шәһәребезнең барлыкка килү, үсү тарихы белән таныштырды. Балалар бик теләп табышмаклар чиште, «Машиналар турында» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Без – җыючылар» уенында катнашты, «КамАЗ» машиналары макетын җыйды. Шулай ук нәни кунакларыбыз игътибарына «КамАЗга – 50 ел»  презентациясе һәм «Чулман буендагы батырлык» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.