Городская детская библиотека - филиал № 17

Кояшлы җәйдә китап эстафетасы (6+)

3 июнь көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Балаларны яклау көне уңаеннан «Кояшлы җәйнең китап эстафетасы» исемле әдәби бәйрәм уздырды.

Чара башында балалар белән иң ямьле ел фасылы буларак җәй турында сөйләштеләр. Балалар җәйнең иң матур һәм беренче бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында белде, балачак турындагы үзләре яраткан шигырьләрне сөйләде,  төрле кызыклы викториналарда – «Табигать сөюче белгечләр», «Иң акыллы», маҗаралардан торган «Тылсымчылар, сихерчеләр дөньясында» (чит ил авторлары әкиятләре буенча) викториналарында катнашты. Бәйрәм программасында уеннар һәм музыкаль номерлар да булды. Балалар бик теләп саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнады. Алар күңел ачу белән бергә, җәй буена җитәрлек көч тә туплады. Бу көн бары тик шатлык-сөенечләрдән торды, яхшы кәеф хакимлек итте һәм онытылмас мизгелләр булып балалар күңелендә сакланып калды.