«Минем Җәлилем» шәһәркүләм иҗади бәйгесе
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
12 февраль көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 17 нче санлы балалар китапханәсе «Минем Җәлилем» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
Конкурсның төп максаты: герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Конкурста катнашу өчен 4-11 яшьләрдәге теләге булган барлык балалар чакырыла. Бәйге 3 номинация буенча үткәрелә:
– «Нәфис сүз» номинациясе;
- «Рәсем» номинациясе;
– «Кул эшләре» номинациясе.
Гаризалар һәм эшләр 2021 елның 18 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Яңа шәһәр, Татарстан ур., 24 йорт, 212-213 кв. (Яңа шәһәр, 50/02 йорт) яки электрон адрес ( 17 нче китапханә-филиал): cbs-filial17@mail.ru
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 32-71-64.