Городская детская библиотека - филиал № 17

Нәни йөрәк җылысы

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Инвалидлар көненә багышлап «Нәни йөрәк җылысы» дип исемләнгән игелек дәресе үткәреләчәк. Чарада балалар игелек иле буенча сәяхәт итәчәкләр. «Игелек нәрсә ул» дигән тукталышта  яхшы һәм начар әкият геройлары турында фикер алышачаклар. « Яхшылык эшләргә ашыгыгыз» тукталышында укучылар бергәләп изгелек турында җырлар җырлаячаклар, шигырьләр укыячаклар. Катнашучылар «Елмаюыңны кешеләр белән бүлеш», «Явызлыкны яхшылык җиңәчәк» тукталышларында да булачаклар. «Дөньяда изгелек яши» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалачак. Чара «Болай гына» дигән мультфильм карау белән тәмамланачак.