Городская детская библиотека - филиал № 16

«Дөнья ап-ак: күңел аклык тели»: китап күргәзмәсе (12+)

Кадерле укучыларыбыз, китапханә сезне «төсле» күргәзмәләр циклы белән таныштыруны дәвам итә. Декабрь аенда өлкәннәр абонементында әйләнә-тирә ап-ак. Ни өчен дисезме? Чөнки анда  «Дөнья ап-ак: күңел аклык тели» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә төрле авторларның ак тышлыклы кызыклы китаплары тәкъдим ителә! Кышкы кәефтә буласыгыз килсә, сезгә китапханәгә килергә һәм үз «ак» китабыгызны алырга киңәш итәбез. Кызыклы укулар һәм кышкы яхшы кәеф сезгә!