Городская детская библиотека - филиал № 16

«Совет тарихы фонында китап төсмерләре»: ретро-күргәзмә (12+)

Ноябрьдә 16 нчы санлы китапханәдә «Совет тарихы фонында китап төсмерләре» дигән ретро-күргәзмә үтте. Күргәзмәдә катнашучыларга шул заман атмосферасына – совет кешеләре демонстрацияләргә йөргән, балаларның пионер һәм комсомол оешмаларына кергән, винил пластинкалар тыңлаган, һәр китапның кадере булган вакытларга кереп чумарга ярдәм иткән әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Күргәзмә «Октябрь революциясе битләре буйлап», «Балачагымның яраткан китабы», «СССРның китап тормышы» дигән берничә бүлектән торды.