Городская детская библиотека - филиал № 16

«Ныклы дуслык…»: әңгәмә-уен (6+)

28 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дуслык темасына багышланган «Ныклы дуслык…» дигән әңгәмә-уен үткәрелде. 

Очрашу башында балаларга песи Мурка үз дусларын табуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Яшь китап сөючеләр «Без кемне дус дип саныйбыз? Дус нинди булырга тиеш? Нәрсә ул дуслык? Ничек дус булырга?» сорауларына җавап бирде.

Чара вакытында малайлар һәм кызлар бик теләп «Дусларча күрешү», «Дустыңа елмай», «Назлы сүз» кебек мавыктыргыч уеннарда уйнады, «Кем кем белән дус?» викторинасы сорауларына җавап бирде. «Йомгак» уенында исә балалар, бер-берсенә тылсымлы йомгакны тапшырып, дустының исемен атады һәм шулай итеп, йомгак сүтелеп, барысын да дуслык җепләре белән бәйләде. 
Дәрес азагына балалар дуслык кагыйдәләрен атады, Муркага дусларын табарга ярдәм итте, кешеләр һәм хайваннардан кала, әле тагын китаплар да тугры дус була алуын белде, һәм шулай ук алар дуслыкның кешеләрнең бергә булырга теләүләре, бер-берсен кызыксындырулары, бер-берсенә ышанулары икәненә төшенде. Чара «Крошка Енот» мультфильмын карау белән тәмамланды.