Городская детская библиотека - филиал № 16

«Цветаева көзе»: әдәби-музыкаль композиция (12+)

25 октябрь көнне 16 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен рус шагыйрәсе М.И. Цветаеваның тууына 130 ел тулуга багышланган «Цветаева көзе» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. 

Әдәби кичәдә катнашучылар җылы һәм күңелле аралашу рухында, «Көмеш гасыр алиһәсе» презентациясе слайдлары буенча сәяхәт итеп, Марина Цветаева шигърияте дөньясына кереп чумды, аның язмышы һәм иҗатына кагылды. Кичәдәгеләр талантлы шагыйрәнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, аны тәрбияләүдә ата-анасының нинди роль уйнавы, авторның тәүге шигъри җыентыгы дөнья күрүе һәм беренче шигъри уңышы, эмиграциядәге тормышы һәм Туган ягын сагынуы турында белде. Катнашучылар зур кызыксыну белән аның «Идешь, на меня похожий», «Я с вызовом ношу его кольцо», «Вчера еще в глаза глядел», «В Париже» һ.б. шигырьләрен тыңлады. Марина Ивановна шигырьләренә язылган җырлар һәм музыкаль композицияләр, көзге шигърият рухын кабатланмас бер зәвык белән укучыларга җиткереп, чарага үзенчәлекле төсмер өстәде. Цветаева шигъриятен сөючеләр аның «Осень в Тарусе», «Когда я гляжу на летящие листья», «Я помню ночь на склоне ноября…», «Не краской, не кистью» кебек көзге шигырьләрен үзләренә истәлеккә ала алды.

Очрашу азагында балалар «М. Цветаева шигърияте дөньясы» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда авторның шигырь җыентыклары, автобиографиясе, аның турында истәлекләр тәкъдим ителде. Марина Цветаеваның шигърият дөньясына кергән кеше тыныч, ваемсыз кала алмый, ул кызыклы эчке дөнья белән яшәргә мәҗбүр итә һәм зур энергия бирә. Әдәби очрашу күрсәткәнчә, Марина Цветаеваның үлмәс шигърияте яшь буын йөрәкләрендә һәм күңелләрендә үз урынын тапты. 

P.S. «Цветаева көзе» дигән әдәби-музыкаль композиция – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара. 
Китапханәнең Пушкин картасы буенча үткәрелүче барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында таныша аласыз.