Городская детская библиотека - филиал № 16

Китапханә галиҗәнаплары! Укучы галиҗәнаплары! (6+)

30 сентябрь көнне 16 нчы санлы китапханәдә «Китапханә галиҗәнаплары! Укучы галиҗәнаплары!» дип исемләнгән Ачык ишекләр көне «Китап илендә маҗаралар» экскурсиясеннән башланды.

Беренче сыйныфлылар китапханә заллары буйлап сәяхәт кылды, аларга Убырлы Карчык, Зирәк Василиса һәм Әкият феясы булышты. Балалар абонементы белән танышуда балаларга көтмәгәндә залга очып кергән Убырлы Карчык ярдәм итте. Китапханәче кунакларга һәм Убырлы Карчыкка китапханәгә язылу тәртибе һәм китапларны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Уку залында балаларны Зирәк Василиса каршы алды. Ул аларны китап һәм китапханәләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Булачак укучылар, тылсымлы тартмадагы сорауларга җавап биреп, имтиханны уңышлы тапшырды. Өлкәннәр абонементында кызларны һәм малайларны Әкият феясы көтеп тора иде, ул кунакларны ерак һәм серле Ирландиягә чакырды, анда әлеге гаҗәеп илнең мифларын һәм легендаларын ишеттеләр. Беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре китапханәгә килүләреннән канәгать калды. 

Шулай ук китапханәдә көн дәвамында «Карандаш» китап кыстыргычы ясау буенча остаханә эшләде. Укучыларыбыз үз куллары белән төсле кәгазьләрдән үзенчәлекле китап кыстыргычы әзерләде. 

Уку залында вакытлы матбугат басмаларына күзәтү узды. Журналлар иле булдырылды, анда теләге булган һәркем керә алды. Күзәтү барышында китапханәче китапханәдә нинди журнал һәм газеталарны табарга мөмкин булуы турында сөйләде. Күргәзмәдә теләсә кайсы темага рус һәм татар телләрендә газета һәм журналлар тәкъдим ителде. Укучылар бик теләп журналлар белән танышты һәм үзләренә ошаганнарын өйдә уку өчен алды. 

Көн дәвамында «Телисең икән, ал. Булдыра алсаң, бир» дигән буккроссинг та катнашучыларны битараф калдырмады.