Городская детская библиотека - филиал № 16

«Туган ягым, республикам минем!»: патриотик акция (0+)

29 август көнне Татарстан Республикасы көне алдыннан 16 нчы санлы китапханә «Туган ягым, республикам минем!» дигән патриотик акция уздырды.

Китапханә хезмәткәрләре микрорайон урамнарында үтеп баручыларга, барлык татарстанлыларның бәйрәме - Татарстан Республикасы көненә теләктәшлек белдереп, Татарстан турында шигырьләр таратты. Шәһәрдәшләр үткәрелүче акциягә зур энтузиазм белән кушылды, алар республикабызның тарихы, төп символлары, күренекле урыннары турында сораулардан торган «Татарстан - Туган ягым минем» викторинасында актив катнашты, шигырьләр уку аша үз туган җирләренә карата мәхәббәтләрен белдерде, хәтта «Мин яратам сине, Татарстан» җырын җырлады.

Чара кызыклы үтте, барысы да күтәренке бәйрәм кәефе һәм уңай хис-кичерешләр алып кайтып китте.