Городская детская библиотека - филиал № 16

Китапханә җәе (6+)

Көтеп алынган җәйге каникуллар вакытында 16 нчы санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен  «Җәй – гаҗәеп чор, балалар, сезне әкият көтә!» дигән әдәби-уен программасы уздырды.

Балалар, командаларга бүленеп, әкият геройлары Табиб Айболит, Зирәк Василиса, Төлке Алиса белән очрашуга кузгалды. Табиб Айболит «Без сукбай артистлар» дигән уен-пантомима тәкъдим итте. Команда капитаны пантомима ярдәмендә «Айболит» әкияте геройларын күрсәтте, ә башка катнашучылар аның нинди геройны сурәтләвен аңларга тырышты. Капитаннар әлеге биремне үтәүгә иҗади якын килде. Шулай ук балалар бик теләп  «Бел әле» уенында катнашты, анда пазллар җыйды һәм шунда сурәтләнгән әкиятләрне таныды. Зирәк Василиса уенда катнашучыларны эчендә әкият предметлары булган тылсымлы тартма белән каршы алды. Кызлар һәм малайлар әдәбиятны яхшы белүләрен күрсәтте, кайсы предмет нинди әкият персонажыныкы булуын искә төшерде һәм санады, һәм шулай ук алар «Качкан әкиятләр» уенында ун әкиятне эзләп тапты. Төлке Алиса «Китап Белгече» дигән видео-викторина үткәрде. Бирем буенча мультфильмнан өзекләрдән шул исемдәге әдәби әсәрләрне белергә тиеш булдылар. Соңыннан Төлке Алиса «Иң акыллы» дигән сорау-җавап уздырды – бер минут эчендә уенчыларга әкиятләр буенча егерме сорауга җавап бирергә кирәк булды. 

Чара күңелле һәм кызыклы узды, катнашучылар әкият геройларының барлык биремнәрен дә җиңеп чыкты, татлы бүләкләр һәм яхшы кәеф алды!