Городская детская библиотека - филиал № 16

«Яшел дөнья – 2021» шәһәркүләм экология бәйгесе (6+)

2021 елның 13 сентябреннән 19 октябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ  6 яшьтән алып 14 яшькәчә балаларны «Яшел дөнья – 2021» шәһәркүләм экология бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
- «Табигать фантазиясе» - кул эшләнмәсе;
- «Без табигатьне ясыйбыз» - рәсем;
- «Мин китап аша табигать дөньясын ачам» - фотосурәт.

Теләге булганнар экология темасына багышланган эшләрен 2021 елның 13 октябренә кадәр Чаллы ш., Сөембикә пр., 37 (Яңа шәһәр 43/06) 170 нче фатир, «Үзәк» тукталышы адресы буенча тапшыра ала.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-86-00.
E-mail: cbs_filial16@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе