Городская детская библиотека - филиал № 16

Җәйге китапханә аланында фольклор (6+)

10 июнь көнне 16 нчы санлы китапханә тарафыннан мәктәп яны лагере балалары өчен  «Җәйге китапханә аланында фольклор» квест-уены уздырылды.

Чара «Фольклор» төшенчәсенең мәгънәсе һәм аның чыганаклары турында кыскача сөйләүдән башланды. Шуннан соң, командаларга бүленеп һәм маршрут кәгазьләре алып, балалар «Тизәйткечләр көрәше», «Булдыклылар уены», «Ярты сүздән аңлады», «Күрмәгән-белмәгән юлларда…», «Халык акылы» тукталышлары буйлап юлга чыкты. Биремнәрне үтәү барышында катнашучылар фольклор жанрларын, рус халкының тормыш-көнкүреш яракларын искә төшерде, өлешләп мәкаль-әйтемнәрне җыйды, тизәйткечләрне иң чиста итеп һәм тиз әйтүдә ярышты һәм, әлбәттә, яраткан һәм популяр халык авыз иҗаты төре - әкиятләр дә читтә калмады. Укучылар квест-уенда актив рәвештә һәм зур мавыгу белән катнашты, бик күп уңай тәэсирләр алды.