“Иҗат мозаикасы: чигү”:мастер-класс
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Безнең кайсыбыз яңа елны көтми? Балачактагы кебек һәрберебез могъҗиза көтә, зурнымы, кечкенәнеме...
Яңа елга могъҗизаны үз кулларыгыз белән ясарга тәгъдим итәбез. Оригиналь яңа ел бүләге - ел символы сурәтләнгән чигеш була ала. Теләк белдеручеләрне 11 декабрьда "Вега" клубында узачак "Иҗат мозаикасы: чигү" дип аталган мастер-класска чакырабыз. Сез биредә чигүнең гүзәл дөньясына чумачаксыз, аның тарихы белән танышачаксыз, чигү алымнарын өйрәнәчәксез, яңа идеялар, файдалы киңәшләр табачаксыз. Безнең мастер-класс тапкырлап, шома чигү, тасма, сәйлән белән чигү техникалары белән таныштырачак. Сез кул эше - күңелегезгә һуш килгән иҗади, рухландыргыч проөесс икәнлегенә ышаначаксыз, бәлки кайберләренә хобби да былып китәчәк.