Городская детская библиотека - филиал № 14

«Шәһәрем минем күзлектән» (6+)

14 нче санлы балалар китапханәсендә 87 нче күз коррекциясе мәктәбе укучылары – һәрвакыт көтеп алынган кунаклар. 30 гыйнвар көнне алар өчен «Шәһәрем минем күзлектән» дип аталган туган якны өйрәнү сәгате уздырылды. Алып баручы сүзен «Кече Ватан» дигән төшенчә турында аңлатма бирүдән башлады. Бу – кешенең туган һәм үскән ягы. Кеше гомере буе аның белән бәйләнешне өзми. Ул өлкә, район, авыл, шәһәр, урам, йорт булырга мөмкин – зур илебезнең бер кечкенә генә кисәге.

Балалар белән бергә шәһәребез буенча зур булмаган экскурсиягә дә барып кайттык. Әңгәмә «Яр Чаллы. Без яши торган шәһәр» презентациясе белән үрелеп барды. Балалар Чаллының хәзерге заман архитектурасы, һәйкәлләр һәм сыннар, мәчет һәм чиркәүләр турында мәгълүмат алды. Ел саен шәһәребездә гөрләтеп уза торган Чәчәкләр бәйрәме һәм Сабантуй турында видеосюжет карады. Укучылар туган шәһәребезнең туграсы турында белде, Чаллыга багышланган җырларны тыңлады. Чара азагында «Шәһәрем минем күзлектән» исемле рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды.