Городская детская библиотека - филиал № 14

Без - Алиш оныклары

14 нче балалар китапханәсендә «Без Алиш оныклары» дип аталган шәһәркүләм иҗади  бәйге узды. Бәйгедә балалар бакчасына йөрүче нәниләр һәм кече яшьтәге мәктәп балалары – барысы 201 кеше  катнашты. Бәйгедә түбәндәге төрләр буенча ярыштылар:

-          «Нәфис сүз осталары»

-          «Рәсем»

-          «Кул осталары»

Абдулла Алиш дөньяда аз гына яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы,кешеләрне, балаларны,тормышны яратуы белән кешеләр күңеленә нык кереп калды. Алиш балалар өчен хикәяләр, әкиятләр язган. Күп чор балаларның иң яраткан язучысы, күпме вакыт узса да, аның әсәрләре югалмый. Хәзерге заман балалары да аның шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыйлар. Бәйгегә катнашучы балаларның күплеге шул турыда сөйли. Без балаларны бәйгегә әзерләгән барлык ата-аналарга, тәрбиячеләргә, укытучыларга үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.