Городская детская библиотека - филиал № 14

«Туган як җырчысы»: әдәби кичә (6+)

17 февраль көнне укучылар өчен Михаил Пришвин иҗаты буенча чара үткәрелде. Михаил Михайлович Пришвин – табигатьтәге кызыклы күренешләрне күреп ала белгән гаҗәеп автор, ачык күңелле кеше. Ул безгә табигать турында кабатланмас, үзләре гади һәм эчтәлекле бик күп хикәяләр, повестьлар, очерклар язып калдырган. Башта китапханәче балаларга язучының биографиясе, тормышындагы кызыклы фактлар турында сөйләде. Шуннан соң яшь китап сөючеләрне Михаил Пришвинның иҗаты белән таныштырды һәм «Ребята и утята», «Ёж» дигән кечкенә хикәяләрне укыды. Балалар «Урман» әдәби викторинасында катнашты, язучының тормышы турында «Туган як табигате Колумбы», «Пришвин - фотограф», «Дунино музей-утары» видеоязмаларын, «Кояш хәзинәсе» китапбы буенча китапнамә карады. Язучының «…Табигатьне саклау – Туган якны саклау дигән сүз» гыйбарәсе аның иҗатына шигарь буларак яңгырады.