Городская детская библиотека - филиал № 14

Минем чорым - минем җырым

Бу көннәрдә безнең китапханәдә Рәзил Вәлиевның юбилеена багышланган төрле чаралар уза. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен әдәби дәресләр үткәрелде, яшүсмерләр өчен әдәби-музыкаль кичә узды. 34 нче мәктәпнең 11-а сыйныфы укучылары кичәгә алдан ук әзерләнделәр. Рәзил Вәлиевның тормышын, иҗатын өйрәнделәр. Кичәдә язучыга багышланган презентация күрсәтелде, укучылар башкаруында шигырьләре, җырлары яңгырады. "Иске сәгать дөрес йөри" китабындагы повестьларга һәм "Мирас"романына күзәтү-әңгәмә уздырылды. Шагыйрәнә тел белән язылган бу әсәрләр балаларны халкыбызның рухи байлыкларын кадерләп сакларга, гадел булырга, тормышның авыр сынауларына бирешмәскә өйрәтә.