Городская детская библиотека - филиал № 14

«Кояшкай» бездә кунакта (6+)

3 декабрь көнне 14 нче санлы китапханә «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге балаларын кунакка чакырды. Балалар «Яңа елны көткәндә...» исемле бәйрәм чарасында катнашты.

Башка барлык бәйрәмнәрнеке кебек үк, Яңа елның да үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Балалар әлеге бәйрәм якынлашканда, ни өчен чыршы бизәвебез, төрле костюмнар киеп, образларга керүебез, ни өчен нәкъ менә шушы бәйрәмдә могҗиза көтүебез турында белде. Китапханә хезмәткәрләре бәйрәм чарасын бик күңелле, уен һәм бәйгеләргә бай итеп оештырды. Балалар янына урманнан Убырлы Карчык һәм Бичура килде, алар бәйрәмне бозарга тырышып карады, әмма үзләре дә уенга тартылды. Убырлы Карчык «Тычкан викторинасы» уздырды, балалар белән бергә «В лесу родилась ёлочка» җырын башкарды. Яшь китап сөюче дусларыбыз шигырьләр укыды, биеде, табышмаклар чиште, үзләре бизәгән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнады. Барысына да кызык һәм күңелле булды, чөнки Убырлы Карчык үзе җырлап-биеде. Чара азагында балаларга татлы бүләкләр таратылды.