Городская детская библиотека - филиал № 14

«Күңелле китаплар карнавалы»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

14 нче санлы китапханәдә ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары уза. Быел да китапханәдә «Яңа ел тылсымнары» дип исемләнгән күргәзмә оештырылачак, анда Яңа елны каршылау буенча файдалы киңәшләр табарга мөмкин булачак. Шулай ук  күргәзмәдәге китаплар Яңа ел бәйрәменең килеп чыгышы һәм традицияләре турында сөйләр, Яңа ел чыршысы һәм чыршы уенчыклары тарихы белән таныштырыр. Кечкенә укучыларны «Күңелле китаплар карнавалы» дигән яңа ел маҗаралары көтә. Балалар шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр белән танышачак, алар өчен кызыклы уеннар оештырылачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!