«Китаплы балачак»
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
14 нче санлы балалар китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Китаплы балачак» исемле шәһәркүләм нәфис сүз осталары бәйгесе узачак. Бәйгедә катнашу өчен 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Бәйге яшь китап сөючеләрне балалар шигърияте дөньясына, нәфис сүз жанрына җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бәйгенең бурычлары:
– кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;
– туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү;
– сөйләм культурасы тәрбияләүдә һәм укуны активлаштыруда китапханәнең ролен арттыру;
– башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучыларын балалар шигърияте дөньясына, нәфис сүз жанрына җәлеп итү.
Барыгызны да бәйгедә катнашырга чакырабыз!