Городская детская библиотека - филиал № 14

«Алсу гөлләр җыям...»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Кеше матур! Кеше чынлап матур –

Җуймаганда күңеле гөлләрен.

Шул гөлләрдән инде – киңлеге дә,

Зурлыгы да Туган илләрнең.

Шагыйрьнең һәр язган сүзендә тормыш, яшәүгә омтылыш, кешеләрнең күңел матурлыгы күренә.

Кичәдә язучының шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. Китап сөючеләр шагыйрьнең «Учак»  исемле иң беренче мөстәкыйль җыентыгын искә төшерәчәк. Нияз Акмалны хәтерлибез, шигырьләрен укыйбыз икән, димәк, ул безнең күңелләрдә әле яшәячәк, аның иҗаты югалмаячак.