Городская детская библиотека - филиал № 14

Туган телем - иркә гөлем

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

21 нче февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Без ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Шуңа да һәр елны балалар өчен шушындый бәйге уздырырга булдык. Узган елны балалар татар, рус, башкорт, чуваш, украин, мари телләрендә шигырьләр сөйләп шаккатырганнар иде, быел да сынатмаслар дип уйлыйбыз. Теле юкның - иле юк, ди бит халык. Кечкенәдән үк туган телләрен яратып үссеннәр, илләрен, телләрен югалтмасыннар!