Городская детская библиотека - филиал № 14

Безнең белән үткән балачак, күңелегездә мәңге калачак

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Чарада яшь китап сөюче дусларыбыз «Көмеш кыңгырау» балалар газетасын бастырып чыгаруга әзерләү нечкәлекләре белән танышачак: газетаның иң  беренче чыгарылышы турында сөйләгәнне тыңлаячак, һәр санның ничек әзерләнүе, басма өстендә эшләүче белгечләр һәм газетаның төп сәхифәләре турында мәгълүмат алачак. Балалар корреспондент роленә кереп, баш мөхәррирдән интервью алачак, яраткан газеталарының киләчәктә чыгачак саннары өчен яңа идеяләр тәкъдим итәчәк. Очрашуга Сания Шәвәлиеваның «Көмеш кыңгырау» әкияте сәхнәләштереләчәк. Балалар редакциягә тапшыру өчен үзләренең иң яхшы рәсемнәрен һәм язмаларын әзерләп алып килә алачак.