Городская библиотека - филиал № 13

Туган яктан илһам алам

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Китапханәдә «Туган яктан илһам алам» («Земли родной талант и вдохновенье») исемле иҗади очрашу узачак. Анда кунак булып Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар киләчәк.

Очрашуда язучылар үзләренең иҗади эшчәнлеге турында сөйләячәк, яңа әсәрләре белән таныштырачак.

Әдәбият сөючеләр яраткан авторларының яңа әсәрләреннән өзекләрне тыңлый алачак. Шулай ук язучыларның шәхсән үзләренә сораулар бирү һәм аларның автографларын алу мөмкинлеге булачак.