Городская библиотека - филиал № 13

Йолдызларга юл

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

24 апрель көнне 13 нче санлы китапханә кешенең беренче тапкыр космоска очуына 60 ел тулуга багышланган «Йолдызларга юл» дигән китапханә сәгатендә  катнашырга чакыра. 

Чара вакытында катнашучылар космос киңлеге тарихы дөньясына кереп чумачак, бөек галим-конструкторларны, инженерларны; илебезнең космос орбитасын яулаган данлыклы космонавтларын; ясалма иярченнәрне беренче тапкыр хайваннар белән очырту, Җирнең беренче ясалма иярченен булдыру турында искә төшерә алачак. Китапханә укучылары беренче космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы белән танышачак, шушы катлаулы, җитди һөнәргә илткән юлы һәм беренче космик очыш турында беләчәк. Кунаклар шулай ук Чаллыны космонавтика белән нәрсә бәйләп торуы һәм Тукай районы Теләнче Тамак авылыннан якташыбыз Гариф Сәйфиевның Гагаринның шәхси машина йөртүчесе булып хезмәт итүе турында мәгълүмат алачак. 

Беренче космонавтның тормыш юлы турындагы фильм, видеоматериаллар, космос турында шигырьләр уку кичәне тагын да тулыландырачак.