Городская детская библиотека - филиал № 11

«Нур» яшүсмерләр клубы

Клубның шигаре: «Яңа буын – китап укуны сайлый!»

Кадерле дуслар!

Китап дөньяны ямьләндерә,

Китап күңелне сөендерә,

Китап белән дус булыйм дисәң,

Син безнең клубка ашык!

2020 елда 11 нче санлы балалар китапханәсендә «НУР» яшүсмерләр клубы эшли башлады. Монда сезне заманча проза һәм шигърият, китаплар турында эчтәлекле бәхәсләр көтә. Монда сез үз фикерләрегезне төгәл һәм матур итеп әйтеп бирергә, укыган китаплар турында фикерләшергә өйрәнерсез. Без олы юлның башында. Безне зур эш көтә. Һәм бу эш яшүсмерләр өчен түгел, ә яшүсмерләр белән бергә! Кушылыгыз, сезгә менә дигән аралашу мөмкинлеге, үзегезнең интеллектуаль һәм иҗади потенциалыгызны ачу мөмкинлеге туар!

Максатлар:

- Әдәби басмаларны популярлаштыру. Китапны дөнья мәдәнияте һәм сәнгатенең бөек казанышы буларак яшүсмерләр арасында пропагандалау. 

- Сыйфатлы әдәбиятны алга җибәрү, китапханә яшүсмерләре арасында уку даирәсен киңәйтү.

- Китапханә укучыларының интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрү.  

Бурычлар:

- Кызыксынулар буенча аралашу өчен шартлар тудыру һәм китапханә белән берлектә яшүсмерләрнең ял итү чараларын уздыру. 

- Массакүләм мәгълүмат чаралары системасы аша китапханә кулланучыларының кызыксыну һәм сорауларын канәгатьләндерү максатында, аларны өйрәнү.

- Укучыларны китапханәдә үтүче массакүләм чараларда актив катнашуга җәлеп итү.

Үткәрү урыны: Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 5 нче йорт (Яңа шәһәр, 7/13 йорты), 11 нче санлы балалар китапханәсе.

Җитәкчесе: Петрова Елена Евгеньевна

Элемтә өчен телефон: 58-55-11

КЛУБНЫҢ УСТАВЫ

1. «НУР» клубын оештыручы һәм гамәлгә куючы – Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 11 нче санлы балалар китапханәсе.

2. Клубның социаль партнеры – 35 нче урта мәктәп.

3.Клуб эше белән Клуб советы җитәкчелек итә. 

4.Клубның төп бурычы – әдәби белемнәрне популярлаштыру, дөнья мәдәниятенең бөек казанышы буларак, яшүсмерләр арасында китапны пропагандалау.

5.Клуб эшенең төп юнәлеше – әдәби-сәнгати.

6.Клуб эшчәнлегенең төп принциплары: эчтәлелелек, төрлелек, аңлаешлылык, үткәрелүче чараларда клубның барлык әгъзаларының актив катнашуы.

7.Эш формалары: очрашу кичәләре, бәхәсләр, ачыктан-ачык сөйләшү сәгатьләре, яңа китаплар күргәзмәсе, китап турында фикер алышу кичәләре, укучылар конференцияләре, тематик кичәләр.

8. Укырга теләүче һәм яратучы, әхлак, тормыш мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык мәсьәләләренә битараф булмаган 12-14 яшьлек һәр яшүсмер клуб әгъзасы була ала.

9. Клуб әгъзалары аның барлык төр эшчәнлегендә катнашырга хокуклы.

10.Клуб әгъзалары тиеш:

– аның эшендә актив катнашырга;

– оештыручы тарафыннан расланган эчке тәртип кагыйдәләрен үтәргә.

11.Клубның төп документлары: клубның Уставы, паспорты, чаралардан фотолар һәм клуб эше турында хисап.

2023 ЕЛГА КЛУБ ЭШЕНЕҢ ПРОГРАММАСЫ

Название и форма мероприятия

Чит. назначение

Сроки проведения

Ответственные
за проведение

Час хорошей литературы
«Книги – лауреаты Международного конкурса имени Сергея Михалкова» (12+)

12-14 лет

февраль

Петрова Е. Е.

Встреча с актуальной книгой «Книги, помогающие жить. Е. Мурашова «Класс коррекции» (12+)

12-14 лет

март

Петрова Е. Е.

Урок по роману Джона Бойна «Мальчик в полосатой пижаме: история большой дружбы» (12+)

12-14 лет

апрель

Петрова Е. Е.

Беседа-презентация
«Творческий дуэт: Андрей Жвалевский и Евгения Пастернак» (12+)

12-14 лет

сентябрь

Петрова Е. Е.

Обсуждение книги Анники Тор «Остров в море» «На краю земли» (12+)

12-14 лет

октябрь

Петрова Е. Е.

Книжное ревю
«Книга, о которой я хочу рассказать» (12+)

12-14 лет

ноябрь

Петрова Е. Е.