Городская детская библиотека - филиал № 11

Яңалык

Балалар хыялы космодромы (6+)

11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Балалар хыялы космодромы» дигән танып белү-уен программасы үтте.

Табигать белән дуслаш (12+)

11 нче санлы китапханәдә балалар өчен Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне яклау көненә багышланган «Табигать белән дуслаш» танып белү-уен программасы уздырылды.

Китап патшалыгында - әкият илендә (6+)

22 апрельдә 11 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби сәяхәт үтте. Китапханәгә килүне балалар түземсезләнеп көтте, чөнки бу күбесенең «китап йорты» белән беренче генә танышуы түгел иде инде.   Китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләрне ачык йөз белән каршы алды һәм әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Балаларга кунакка әкият геройлары килде, алар мавыктыргыч уеннар, викториналар һәм бәйгеләр әзерләгән иде. Нәниләр шигырьләр һәм әкиятләр буенча белемнәрен күрсәтт

Бала бәхете кыйпылчыклары (12+)

20 апрельдә «Нур» («ЛУЧ» Лучшее Увлечение Чтение) клубы яшүсмерләре белән берлектә Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабы буенча фикер алышу узды.

Галәмгә юл Җирдән башлана (6+)

12 апрель көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен космоска беренче очышның алтмыш еллыгына багышланган мәгълүмат дәресе узды.

«Без китап укырга яратабыз» (6+)

24, 25 һәм 29 март көннәрендә, Балалар китабы атналыгы кысаларында, 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Без китап укырга яратабыз» дигән әдәби калейдоскоп үткәрелде.

«Әкиятче булсаң әгәр» Әдәби турнир (6+)

11 нче санлы китапханәгә, «Әкиятче булсаң әгәр» әдәби турнирында катнашырга һәм үзләренең белемнәрен сынап карарга дип, беренче сыйныф укучылары килде.

«Бар сорауларга да әкиятләрдә бар җавап» дип исемләнгән әкияти дәрес-викторина (6+)

13 ноябрь көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен рус халык әкиятләре буенча «Бар сорауларга да әкиятләрдә бар җавап» дип исемләнгән әкияти дәрес-викторина узды.

«Яхшы китап – яхшы дус» Әдәби бәйрәм (6+)

1 ноябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Яхшы китап – яхшы дус» исемле кызыклы һәм балалар тарафыннан яратып кабул ителә торган әдәби бәйрәмнәр узды.