Городская детская библиотека - филиал № 11

«Милли мәдәниятләрнең салават күпере»: этнографик квест (12+)

27 һәм 29 март көннәрендә 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Милли мәдәниятләрнең салават күпере» дигән этнографик квест үтте.

Катнашучылар Татарстан халыкларының халык йолалары һәм гореф-гадәтләре, татар, рус, чуаш, мордва һәм удмартларның мәдәнияте, милли ризыклар һәм милли киемнәр турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белде. Уен барышында балалар «Милли бәйрәмнәр», «Милли киемнәр», «Кулинар викторинасы», «Көйне таны» бәйгеләрендә белем һәм зирәклекләрен күрсәтте. Һәр тур азагында укучылар махсус сүзләр алды, алар исә нәтиҗәдә төп сүзне белергә ярдәм итте.