Городская детская библиотека - филиал № 11

«Китап белән каникуллар»: танып белү-уен программасы (6+)

27 һәм 28 март көннәрендә әкият маҗаралары яратучылар мәктәп каникуллары вакытында 11 нче санлы китапханәгә җыелды. Кече мәктәп яшендәге балалар өчен анда «Китап белән каникуллар» дигән танып белү-уен программасы үтте. Чара барышында яшь китап сөючеләр балалар китабы бәйрәменең килеп чыгу тарихы белән танышты, китап барлыкка килү тарихын белде һәм әдәби әсәрләр буенча мавыктыргыч сәяхәт кылды. 

Уен программасы берничә турдан торды. 1 нче тур - «Сәяхәтче геройлар»: балалар геройларның кайсы илгә һәм нәрсәгә утырып сәяхәткә юл тотуы турында белде; 2 нче тур - «Шаян сораулар»; 3 нче тур - «Мультфильмны таны»: мультфильмнардан өзекләрне куштылар; 4 нче тур - «Әкияти ыгы-зыгы»: балалар өзекнең кайсы әкияттән икәнен таныды; 5 нче тур - «Канатлы гыйбарәләр».

Укучыларга аеруча аерым бер кадр буенча мультфильмны тану уены ошады. Чара күңелле һәм бик кызыклы узды.