Городская детская библиотека - филиал № 11

«Кем әкиятче булырга тели» Белгечләр турниры

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

29 гыйнвар көнне 11 нче санлы балалар китапханәсе 1 нче сыйныф укучыларын Шарль Перро әкиятләре белән очрашуга чакыра. Яшь китап укучылар Ш. Перро әкиятләре буенча әзерләнгән «Игелекле әкиятләр тылсымы» дип исемләнгән әдәби викторинада катнашачак, «Буталчык» уенында әкиятләрнең чын исемнәрен кайтарырга булышачак, «Бел әле» биремендә тылсымлы әйберләрнең нинди әсәрләрдән булуын беләчәк, «Әверелешләр» уенында катнашачак. Чара электрон презентация белән үрелеп барачак. Соңыннан нәни укучыларга «Көлсылу» мультфильмы күрсәтеләчәк.