Городская детская библиотека - филиал № 11

«Бар сорауларга да әкиятләрдә бар җавап»

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

13 ноябрь көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен рус халык әкиятләре буенча «Бар сорауларга да әкиятләрдә бар җавап» дип исемләнгән әкияти дәрес-викторина узачак.

Укучылар «әкият» сүзенең килеп чыгышы һәм әкиятләрнең нинди төрләргә бүленүе белән танышачак. Балалар «Рус халык әкиятләре буенча сәяхәт» дип исемләнгән презентация караячак. Шулай ук «Снегурочка», «Морозко», «У страха глаза велики» һ. б. әкиятләр буенча фикер алышу булачак. Чара ахырында «Снегурочка» мультфильмы күрсәтеләчәк.