Городская детская библиотека - филиал № 11

«Яхшы китап – яхшы дус» Әдәби бәйрәм (6+)

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

1 ноябрь көнне 11 нче санлы балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Яхшы китап – яхшы дус» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узачак.  Балалар янына кунакка әкият геройлары – Карлсон һәм Шапокляк киләчәк. Алар бәйрәм дәвамында балалар белән кызыклы уеннар уйнаячак. Әкият геройлары белән бергә балалар китапларның иң яхшы серияләре белән танышачак,  китапханәдә нинди кызыклы журналлар барлыгын  беләчәк. Бәйрәм вакытында китаплар турында видеороликлар һәм мультфильмнар күрсәтеләчәк, күңелле җырлар яңгыраячак. Бәйрәмгә рәхим итегез!